Балык Бистәсе бадминтончылары өметлеләр арасында
17-18 декабрьда Казанның бадминтон үзәгендә "Татарстанның бадминтон өметләре" турнирының дүртенче финал әйләнеше булды. Анда Актаныш, Алексеевск, Саба, Кайбыч, Лаеш, Чистай, Аксубай, Тәтеш, Кама тамагы, Теләче, Мөслим,Түбән Кама, Балтач, Әлки, Балык Бистәсе районнарыннан һәм Казан шәһәреннән барлыгы 220дән артык бадминтончы катнашты.
Безнең районнан Рушан Хәбибуллин белән Инсаф Рәхмәтуллин парлы разрядта өченче урынны алуга ирештеләр.Чулпан Муллаәхмәтова белән Алинә Зыятдинова бишенче булдылар. Ислам Әгъзамов ярышларның дүртенче турында-3 нче, финал уенында 5нче урында калды. Рушан Хәбибуллин, Рәмис Нәбиуллин ялгыз разрядта да уңышы чыгыш ясадылар.Финал уеннарында 8 нче урынны алдылар.
Бу уңышларда әлеге укучыларның тренерлары Рәис Хәлиловның, Андрей Смолинның, Марат Хөснетдиновның өлеше күләмле.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев