Балык Бистәсенең яшь йөзүчеләре республика ярышларында катнаштылар
Күптән түгел Алексеевск һәм Яшел Үзән шәһәрләрендә үткән йөзү ярышларында безнең районның данын яшүсмерләр, балалар спорт мәктәбе (ДЮСШ) спортчылары яклады.
Алексеевск район үзәгендә үткән ярышлар йөзү буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә хәзерләнү кысаларында үтте. Бассейнның зәңгәрсу "сукмакларында" безнекеләр хуҗалар белән ярыштылар. Алар төрле стильләрдә ярышып, үзләренең тырышлыклары нәтиҗәләренең юкка булмавын расладылар. Бу уңышларның көндәлек кунегүләр нәтиҗәсе икәнен балалардан да яхшырак аңлаучы юктыр мөгаен. Зәринә Закирова, Алия Хәсәнова, Рүзәл Зиннатуллин, Денис Николаев, Никита Быльнов, Әмир Бариев, Алексей Захаров, Рәдиф Шәрәфиевлар пьедестальның төрле баскычларында булдылар.
Елена Долгих,
йөзү буенча укытучы-тренер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев