Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында Россиядә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы кичә булып узды. Анда катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Президент Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров котлады. Ул комиссияләрнең балаларның хокукларын яклауда, сукбайлыкны, балигъ булмаганнар тарафыннан административ тәртип бозуларны кисәтүдә мөһим роль уйнауларын...
Казанның "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында Россиядә балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре оешуның 100 еллыгына багышланган тантаналы кичә булып узды.
Анда катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Президент Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров котлады. Ул комиссияләрнең балаларның хокукларын яклауда, сукбайлыкны, балигъ булмаганнар тарафыннан административ тәртип бозуларны кисәтүдә мөһим роль уйнауларын билгеләп үтте.
Ахырыда комиссияләрнең аеруча актив әгъзалары, ветераннары бүләкләнделәр.
Безнең районнан балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе жаваплы сәркатибе булып эшләгән Валерий Георгиевич Токранов социаль өлкәдә тәрбия-профилактик эшне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
фото
Нет комментариев