Татьяна Смолина: «Мине хөрмәт иткәннәре өчен  мин аларга зур рәхмәтлемен»
Җәмгыять

Татьяна Смолина: «Мине хөрмәт иткәннәре өчен мин аларга зур рәхмәтлемен»

Район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков тәкъдим иткән үз хезмәтенең чын остасы, югары категорияле укытучы белән очрашуыбыз көтмәгәндә килеп чыкты.

Буа шәһәрендә туып- үскән Татьяна Викторовна Смолинаны элек күреп белмәсәм дә әңгәмәбез тиз ялганып китте. Үзен гади һәм күптәнге танышлар кебек иркен тотуы  киеренкелекне дә бер кадәр йомшартты кебек. Укытучы кеше шулай инде, төгәллекне ярата, үз фикерен гади сүзләр белән җиңел генә итеп ачып сала, төгәл итеп аңлата белә. Әңгәмәбезнең җиңел ялганып дәвам итүен күреп,  балачактан үзенә килешле һөнәр сайлап бер дә ялгышмаган икән, дип тә уйлап  куйдым әле.


Ул 6 яшеннән сәнгать мәктәбенә йөри музыкага тартылуы да  аңа шулай уңай тәэсир иткәндер. Ул иң элек фортепиано, аннан соң  аккордеон курсына күчеп аны бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Әтисе дә  кызының бу тырышлыкларын, үз максатына ирешү ниятеннән бар көчен куюын күреп аңа укытучы, ә абыйсына хәрби хезмәткәр булачагын алдан  фарызлаган. Кызганыч, әтиләре инде вафат. Әтисенең алдан күрүчәнлегенә чын-чынлап сокланырлык. Абыйсы хәрби офицер булып мактала, Ватанны саклаучы һөнәрен үз иткән. Кызы Татьяна мәктәпне тәмамлагач Тәтештәге педогогия  училищесына  юл тота. Анда ул районыбызның асыл егете Андрей Смолин белән очраша. Шулай итеп алар укуларын бергәләшеп тәмамлагач, гаилә корып җибәрәләр һәм икесе дә районыбыга эшкә кайталар. Татьяна беренче эш көненнән үк үз хезмәтен күңелен биреп, яратып башкара.

Гимназия укытучылары коллективы аңа бүгендә бик кадерле.


Әңгәмәбез барышында  ул   озак еллар дәвамында әлеге гимназия  коллективын җитәкләгән, бай тәҗрибәле мөгаллимә Вера Ивановна Шелкова исемен бик күп  мәртәбәләр  хөрмәт белән мактап телгә алды.
Беренче көннәрдән үк үзен   җылы кабул иткән Балык Бистәсе беренче гимназиясе укытучылар коллективы аңа бүгендә  бик кадерле. Әле генә килгән яшь мөгалимәне үз итеп, якын күреп, кирәк вакытта киңәшләрен биреп, күңелен күтәрү чарасын күрә белгәннәр, кыен минутларында  дөрес юнәлеш күрсәтеп авырлыкларны җиңәргә өйрәткәннәр.
Балалар бакчасыннан килгән  нәниләрне беренче адымнарыннан башлап, дүрт ел дәвамында мәктәп тормышына ияләштерү,  укырга, язарга, аларның фикерләү сәләтләрен үстерергә өйрәтүләре ансат хезмәт түгел. Әнә шуңа аның 34 еллык хезмәт юлы  нәтиҗәле үткән, дип әйтергә тулы җирлек бар.  

Мине шулай  хөрмәт иткәннәре  өчен мин аларга зур рәхмәтлемен.


Татьяна   укучылары белән бик җиңел уртак тел табып ул аларны югары үрләргә рухландыру чарасын күрә белә.
– Без  елның-елында күп төрле конкурс, бәйгеләрдә җиңү яулыйбыз.  Мәктәпне тәмамлаган  укучыларым да  онытмыйлар, бик еш кына мәктәпкә килеп  очрашулар оештыралар, зур хөрмәт күрсәтеп, тормыш хәлләре белән кызыксынып торалар. Мине шулай  хөрмәт иткәннәре  өчен мин аларга зур рәхмәтлемен, – ди укытучы елмаеп.
Ә укытучы өчен балаларының бу  кайгыртучанлыгы бүген булган барлык дәрәҗәле бүләкләрдән дә югары һәм әһәмиятлеседер мөгаен.

Идрис Амитов.


Нет комментариев