Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда бер ирне 20 ел элек кылган җинаяте өчен хөкем иткәннәр

Татарстан Югары суды 46 яшьлек ир атка карата хөкем карары чыгарды. Ул 1997 елның маенда кылган җинаятен таныды.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, егет «Яшьләр үзәге» паркы янындагы агачлыкта, тукталышта танышкан бер кыз белән аракы эчеп утырган. Кайсыдыр мизгелдә җинаятьче яңа танышына җенси элемтәгә керергә тәкъдим иткән. Әмма кыз баш тарткан һәм кулчатыр белән аның битенә суккан.

Садыйков моңа җавап итеп пыяла шешә белән кызның башына берничә мәртәбә суккан. Шешә ватылгач, кызны пыяла кисәге, аннары йодрыклары белән тукмарга керешкән.

Кызны кыйнап ташлагач, ир аны көчләргә тотына - танышы каршы килгәнлектән, тавышын басар өчен авызына чүпрәк тутыра.

Милициягә хәбәр итүеннән куркып, егет кызны футболка элмәге белән буып үтергән. Әлеге җинаять буенча хокук сакчылары кызның танышларын тикшерәләр, әмма гаеплене таба алмыйлар.

Югары суд ир атны гаепле, дип тапты һәм 23 елга ирегеннән мәхрүм итеп, каты режимлы колониягә озатты.

Дәүләт гаепләүчесе Сергей Якунин әйтүенчә, егет моннан 20 елгы гаебен хәзерге вакытта - башка җинаяте өчен төрмәдә утырганда таныган. 2013 елгы җинаяте өчен билгеләнгән җәзаны кушып исәпләгәндә, ир ат төрмәдә тагын 5 ел 3 ай тирәсе утырачак.

Татар-информ

http://shahrikazan.com/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-ber-irne-20-el-elek-bkylgan-inayate-chen-khkem-itknnr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев