Татарстанда бүген җепшек кар һәм яңгыр, урыны белән бозлавык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез кайбер районнарда аз һәм уртача явым-төшем булачак. Иртән урыны белән томан булырга мөмкин. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә.
Һава температурасы -1 дән +4 градуска кадәр булачак. Юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килә.
Нет комментариев