Район Советының киңәшмәләр залында район террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Аның эшендә комиссия әгъзаларыннан тыш районның оешма, предприятие, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары да катнаштылар.
Утырышны район башлыгы, комиссия рәисе Илдар Таҗетдинов алып барды. Комиссиядә сәүдә, кунакханә һәм башка объектларда терроризмга каршы күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеге, “Тандер” (“Магнит” кибете), “Агроторг” (“Пятерочка”) акционерлык җәмгыяте сәүдә объектларын паспортлаштыру буенча эшнең торышы турындагы мәсьәләләр каралды.
Шулай ук Котлы Бөкәш, Анатыш авыл җирлекләре башлыклары Г. Нәҗипов, К. Җамалиев үз территорияләрендә терроризм һәм экстремизмга каршы тору буенча алып барган эшчәнлекләре буенча хисап тоттылар.
Нет комментариев