Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, " Аллага шөкер" дия беләсезме?

Татар халкында барыбызга да таныш "тел курке-суз" дигән гыйбарә бар."Бозыклыкны карамагыз,бозыклыкны тыңламагыз,бозыклыкны сөйләмәгез",-дигән сүз дә бар бит.Әгәр без аларны эшләсәк,бозыклык куәт алачак hәм таралачак.Бүген наркомания,СПИД,фахишәлек,җинаятьчелек турында көн-төн сөйләп,язып,телевизордан курсәтеп,интернетка язып торалар,әмма аңа карап бу күренешләр әле кимеми.Массакүләм мәгълүмат чаралары гына түгел,үзебез дә бозыклыкны таратучылар хәлендә.

Нәрсә турында күбрәк сөйлибез,берәр кешенең игътибар итеп караганы бармы?Авылда да,шәhәрдә дә бик матур яши торган гаиләләр бар.Үзебездә дә аракысыз туйлар ясап өйләнешеп,биш вакыт намазны калдырмыйча,аракы кулланмыйча,балалар үстерүче,хөкүмәт эшендә дә эшләүчеләребез арта бара.Әмма без аларны курмибез,алар турында сөйләмибез,язмыйбыз яки бу турыда бик аз сүз алып барабыз.Авылда яки шәhәрдә берәр гаиләдә ызгыш-талаш чыкса,кемдер үтерешсә,аны бөтен халык сөйли,бөтен гәзит яза.Килен белән каенана да гел әрләшеп кенә яшәмиләр, бер берсенә күп кенә игелекләр дә эшлиләр,күркәм сүзләр дә әйтәләр,әмма бу турыда берсе дә урамга чыгып сөйләми.Ходайның бер бирмеш көнендә ниндидер аңлашылмаучылык чыкса,берәр ярамаган сүз ычкынса,менә монысын бөтен кеше белә.Нәрсә дип әйткән,ничек әйткән,берсе дә калмый,урамда сөйләнә.

Бер кеше җитәкчегә барып нәрсәдер сораса,җитәкче аның үтенечен канәгатьләндерсә,берәү дә бу хакта башкаларга әйтми.Ә инде кире борып чыгарса,ул җитәкченең кем икәнен,ата-анасының кем икәнең,нәрсәне бирмәгәнен урамда очраган бар кешегә дә диярлек җиткерелә.

Сау-сәламәт килеш йокыдан уянсак,"Аллага шөкер" дип сөенеп бик сирәк әйтәбез,яки бөтенләй әйтмибез.Әлбәттә инде,беркемгә дә:"Бүген бер җирем дә авыртмый әле",-дип мактанмыйбыз.Әгәр инде берәр җиребез авыртып уянсак,өйдәгеләрдән башлап,кичкә кадәр ничә кеше очраса,барысына да кай җиребез бимазалый,ничегрәк авырта,түкми-чәчми җиткерәбез.

Күрше малае күчтәнәч итеп нәрсәдер алып керсә,аны без берәүгә дә белдермибез.Әгәр инде шул күрше малае нәрсәнедер эләктереп,урлап китсә,монысын бар кеше дә белә.

Ир кеше хатынына акча алып кайтып бирсә,аның күпме акча алып кайтканын берәү дә белми.Бу бер хәрби сер шикелле.Әгәр дә инде эчеп-туздырып бетерсә,иренең ничә сумлык аракы эчкәнен бөтен авыл халкы белә.

Менә болар барысы да безнең кальбләрнең кара икәнен,дөрес яшәмәвебезне күрсәтә.

Берәүнең акчасын урлаганнар.Малае:"Бу турыда башкаларга сөйлимме?"-дигәч,әтисе:<<Сөйләмә,сөйләү-бәла-казаны арттыра гына,җитмәсә,дошманнарны сөендерә>>,-дигән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в) :"Аллаh гүзәл,гүзәллекне сөя",-ди.Тормышта бит,бик күп гүзәл вакыйгалар да булып тора,тирәбездә яхшы кешеләр дә җитәрлек.Әйдәгез,әнә шул матурлыкны күрә,бәяли белик,гүзәл үрнәкләр,гүзәл холыклар,күркәм кешеләр турында күбрәк сөйлик,күбрәк языйк.Җир йөзендә гүзәллекне таратучылардан булырбыз.

Яхшы сүзләрнең дә иң әфзалы,иң күркәме:"Ләәә иләәhә илләллаааh Мүхәммәдәррасүүлүллаааh".Без hәркайсыбыз бу кәлимәне белергә,мәгънәсенә төшенергә,Аллаhны чын тану белән танырга тиеш булабыз.Кешелек дөньясына:"Ләәә иләәhә илләллаааh"кәлимәсеннән олуг гыйлем бирелмәгән.Шуны аңлый,шуңа төшенә алган кеше бәхетле була.Гыйбадәтләрен җиңеллек белән үти,кальбен чистарта hәм инде андый күңелләрдә яман сүзләргә,яман фигыльләргә урын калмый.

Рамазан Ибраһим

фотоhttp://ok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев