Балыкбистәлеләр, 1 апрельдән пенсия арта
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, 1 апрельдән пенсия арта

Ведомствода аңлатуларынча, индексация нәтиҗәсендә социаль пенсиянең уртача күләме 255 сумга артып, күтәрелгәннән соң 9 мең 62 сум булачак.

Шул ук вакытта инвалид балаларның һәм балачактан I төркем инвалидларның пенсияләренең уртача күләме 378 һәм 382 сумга артып, шуннан соң 13 410 һәм 13 556 мең сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Чакыру буенча хәрби хезмәттә булган хәрби хезмәткәрләрнең инвалидлык буенча пенсияләре уртача 355 сумга артып, 12 688 сумга җитәчәк. Чакыру буенча хәрби хезмәттә булган туендыручысын югалткан хәрби хезмәткәрләр гаиләсенең уртача пенсия күләме 303 сумга артачак һәм нәтиҗәдә 10 746 сум булачак.

фотоynao.er.ru

http://shahrikazan.com/news/tema-dnya/1-apreldn-pensiya-arta


Нет комментариев