Авылдагы әбиләргә Багышлыйм бу юлларны. Сокланып та, яратып та Мактыйм әле аларны! Бисмилла белән башлый ул Һәр көннең иртәләрен. Җимешләр салып әзерли Һәркемгә дә чәйләрен. Кайтып керсәң кунакларга, Әбинең бар да әзер: Өстәл тулы тәм-томнары- Ашарга гына өлгер! Кирәк икән кияүләрне Уздырып, утын кисә. Мәтрүшкә белән дәвалый Безгә салкыннар тисә!...
Авылдагы әбиләргә
Багышлыйм бу юлларны.
Сокланып та, яратып та
Мактыйм әле аларны!
Бисмилла белән башлый ул
Һәр көннең иртәләрен.
Җимешләр салып әзерли
Һәркемгә дә чәйләрен.
Кайтып керсәң кунакларга,
Әбинең бар да әзер:
Өстәл тулы тәм-томнары-
Ашарга гына өлгер!
Кирәк икән кияүләрне
Уздырып, утын кисә.
Мәтрүшкә белән дәвалый
Безгә салкыннар тисә!
Әгәр оныкны калдырсаң,
Шатлыктан җырлап куя.
Шүрәлеләр, Су анасы
Ишегалдына тула!
Авыл көенә бииләр
Әби белән оныклар.
Тәмле җим белән сыйланып,
Җырлый хәтта тавыклар!
Кышларын да Кар бабаен
Ясый бик җитез генә.
Башына чиләген киертә
Бик матур көлеп кенә!
Менә безнең әбиләрнең
Өлгерлеген күр әле.
Һәр эшнең дә тәмен тоеп,
Яшәргә тырыш әле!
Шушы әбиләребездән
Үрнәк алыйк, әйдәле!
Ризидә Ситдикова (Ситдыйкова)
Нет комментариев