Алдагы өч тәүлектә аязучан болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә
Җәмгыять

Алдагы өч тәүлектә аязучан болытлы һава, урыны белән кар явуы көтелә

1 гыйнварда көндез һава торышы - 2..- 7 градусны тәшкил итәчәк.

(Казан, 1 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанда 1 гыйнварда көндез һава торышы - 2..- 7 градусны тәшкил итәчәк. Төнлә - 4..- 9 градус, ә аязганда - 13 градус булырга мөмкин, дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология үзәге.

1 гыйнварда аязучан болытлы һава, урыны белән бераз кар фаразлана. Юлларда бозлавык, урыны белән нык бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә исә.

Алдагы ике ике тәүлектә дә аязучан болытлы һава, урыны белән аз гына кар көтелә.

2 гыйнварда көндез - 2..- 7 градус, төнлә - 6..- 11 градус фаразлана. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил.

3 гыйнварда көндез - 1..-6 градус, төнлә: - 4..- 9, аязган вакытта һәм көнчыгыш районнарда - 13 градус булырга мөмкин. Көньяктын талгын җил.

фото http://tatar-inform.tatar/news/2018/01/01/155364/


Нет комментариев