1 сентябрьдән Казанда мәктәп ашханәләре менюсына дөнья халыклары ашханәләренән 12 яңа ризык өстәләчәкләр.
Бу хакта мэриядәге киңәшмәдә Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина хәбәр итте.
Мәсәлән, менюда венгр иленнән гуляш, сәүдәгәрләрчә карабодай, сыр белән зразы, митбол, өч төрле балык (итальянча, азиат һәм татарча), эремчек белән равиоли, ризотто һәм «рим каникуллары» пастасы барлыкка киләчәк.
Шул ук вакытта бәяләр элеккечә калачак. Башлангыч сыйныфлар өчен бушлай туклану каралган (ике вариант). Өлкән сыйныф укучылары комплексны 93 сумга, иртәнге аш/төшке ашны 45 сумга сайлый ала. Шулай ук 66 сумлык комплексларның өч төре бар.
Нет комментариев