2026 елда  Республикада юл һәлакәтендә үлүчеләр саны арткан
Җәмгыять

2026 елда Республикада юл һәлакәтендә үлүчеләр саны арткан

Быел республикада юл һәлакәте аркасында 37 кешенең гомере өзелгән, аларның яртысыннан артыгы тәүлекнең караңгы вакытында булган.

 Машина йөртүчеләргә юлларда, бигрәк тә җәяүлеләр кичүләре һәм мәгариф оешмалары яныннан узганда тизлекне алдан киметергә һәм автомобиль белән идарә иткәндә игътибарны читкә юнәлтүдән сакланырга киңәш итәләр.

Җәяүлеләргә юлда бары тик билгеләнгән урыннарда үзеңә куркыныч янамавын аңлаганнан соң гына  чыгарга кирәклеген искәртәләр. Яктылыкны кире кайтара торган элементлар куллану исә көн кыскарганнан соң күз күремен сизелерлек арттыра торган гади һәм нәтиҗәле чара.

Татарстанның ЮХИДИ  идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да үзара ихтирамлы булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра. Чөнки юллардагы куркынычсызлык һәркемнең җаваплылыгыннан тора.

 


Нет комментариев