Илфат хәзрәт Вәлиев: «Алга таба да  мәчетләребездә азан тавышы тынмасын»
Җәмгыять

Илфат хәзрәт Вәлиев: «Алга таба да мәчетләребездә азан тавышы тынмасын»

Районыбыз мәчетләрендә өлкән агаларыбыз белән бергә яшь буын егетләребездә матур гына хезмәт куялар.

Бүген кайсы гына авыл җирлегенә барып чыксак та берничәшәр гыйбәдәт йортларыннан моңлы сихри азан тавышлары яңгыравы күңелгә әйтеп бетергесез тынычлык Һәм   рәхәтлек өсти.


Арабызда үз асыл егетләребез булуы икеләтә сөенечле. 
Балык Бистәсенең «Могҗизалар кыры» дип аталган микрорайонындагы мәчетенең имам-хатыйбы Илфат хәзрәт Вәлиев исемен бүген күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Үз районыбыз егетененең Казан шәһәрендә Рәсәй ислам университетын тәмамлаганнан соң Сәгуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәрендә хезмәт күнекмәсе үтеп, белемен күтәреп йөргән чорларында ук өметле, белемле егетебезне күреп аны ерак Финляндия  татарлары үзләренә чакыралар. Әмма, егет туган ягыбызны үз итә.

Район үзәгенә кайтып үзәк мәчеттә Хәмит хәзрәт Идрисов кул астында бай тәҗрибә туплаганнан соң аны әлеге яңа микрорайонга  билгеләп ялгышмаганнар.
Тиз арада ул биредә өлкән буын вәкилләрен генә түгел, яшьләрне дә җәлеп итә. Кыска гына выкыт эчендә мәчеткә күп яңалыклар кертелде.

Бу мәчетне бүгенгесе көнне бер дә тикмәгә генә рәсми булмаган яшьләр гыйбәдәтхәнәсе дип йөртелмиләрдер шул. Чөнки, ул бүген гөрләп тора. Өлкән буын вәкилләре генә түгел яшүсмерләр дә аннан өзелмиләр. Алар биредә дин сабакларына өйрәнеп күп төрле изге гамәлләр кылып яшәү нечкәлекләрен үзләштерәләр. 

Йөздән артык абый-апалар һәм балаларның бирегә бик теләп килүләре шуның ачык мисалы. Болар бар да әби-бабаларыбызның гасырлар буена үз иткән күркәм гадәтләреннән тайпылмыйча, читләшмичә изге гамәлләр кылып яшәүләренең җәмгыятебезгә кире әйләнеп кайтуының ачык мисалы.  
 

Идрис Амитов.


Нет комментариев