Бүген Республикабызда  томанлы, яңгырлы һәм җылы һава торышы көтелә
Җәмгыять

Бүген Республикабызда томанлы, яңгырлы һәм җылы һава торышы көтелә

31 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, көндез кайбер районнарда бераз яңгыр явачак.

Иртән республиканың аерым районнарында томан күзәтелергә мөмкин. Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, көндез аның тизлеге кайбер урыннарда 13 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстанның аерым районнарында һавада һәм туфракта 0-1 градуска кадәр кырау көтелә.

Көндез һава +17..+22 градуска кадәр җылыначак.

 


Нет комментариев