Комиссия хезмәткәрләре  иләктән үткәрә
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Комиссия хезмәткәрләре иләктән үткәрә

Районның муниципаль хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм конфликтларны көйләү комиссиясе контрольлек мәсьәләсен үз эшчәнлеге юнәлешендә таләпләргә бик җитди якын килә.

Муниципаль хезмәткәрләренең еллык табышын, мөлкәте турындагы мәгълуматларының дөреслеген һәм тулылыгын контрольдә тоткан хәлдә, комиссия шактый гына төгәлсезлекләрне ачыклады. Шул нигездә, узган елда 3 муниципаль хезмәткәр дисциплинар җаваплыкка тартылдылар. Комиссия коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү юнәлешендә үтемле чаралар күрде. Муниципаль хезмәткәрләргә махсус белешмә дәфтәре (памятка) дә раслап тараттылар. Инде быел да комиссиянең өч утырышы узды.

Нет комментариев