Законлылык һәм хокукый тәрбия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы эшмәкәрләрне кабул итү оештыра
5 июльдә, район прокуратурасы бинасында Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан чираттагы мәртәбә оештырылган эшмәкәрләрне кабул итү узачак.
-
Каракларның "кармагына" эләксәң...
2022 елның 25 гыйнварында Олы Елга авылында яшәүче бер ир-ат интернет аша кирәкле маркадагы кар җыештыру механизмын табып, анда күрсәтелгән электрон адреска товарның булуын ачыклау өчен хат яза.
-
Автомобиль урлап киткән балыкбистәленең эше судта каралды
Исерткеч эчемлек кулланган килеш транспорт белән идарә итүнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында күпме әйтелсә, язылса да кайберәүләр ишетми һәм тиешле нәтиҗә ясамый.
-
Балык Бистәсе районы терроризмга каршы көрәш комиссиясе нинди мәсьәләләр карады
14 декабрьдә муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов рәислегендә терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
-
Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгәннәр
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов җитәкчелегендәге административ комиссия районның Балык Бистәсе шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау эшен дәвам итә.
-
Коррупциягә каршы уртак көч белән
Балык Бистәсе муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы көн тәртибенә дүрт мәсьәлә кертелгән иде.
-
Даруларны дистанцион сатуга рөхсәт бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде
2021 елның 1 сентябреннән медикаментларны онлайн-сату һәм китереп бирүнең яңа тәртибе эшли башлаячак.
-
Балыкбистәлеләр, алданырга юл куймагыз
Балык Бистәсе районы территориясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан район халкыннан кәрәзле элемтә һәм интернет челтәреннән файдаланып, акча урлауга юл куймау буенча чаралар үткәрелеп килә.
-
Балык Бистәсе районында миграция вәзгыяте
Россия Федерациясендә миграция вәзгыяте дәүләт структураларының, иҗтимагый даирәләрнең, төрле социаль институтларның, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларының игътибар үзәгендә тора. Бу уңайдан без Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Әлфия Әлмөхәммәтова белән очрашырга булдык.
-
Балык Бистәсе районы прокуратурасы гражданнар мәнфагатен яклый
Закон бозулар ачыкланды
-
Балык Бистәсендә акция бара
2021 елның 26 маеннан 26 июненә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Наркотикларсыз тормыш» дип аталган наркотикларга каршы акция уза.
-
Балык Бистәсе районы прокуратурасы мәгариф оешмаларын тикшерде
Мәгариф оешмалары тикшерелде
-
Балык Бистәсе районында Бөтенроссия акциясенең 1нче этабы үткәрелә
Агымдагы елның 15-26 март көннәрендә Балык Бистәсе районы территориясендә «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең 1 этабы үткәрелә.
-
Бар шундый һөнәр-закон тәртибен саклау
Бүгенге тормышыбызда хокук саклау органнарының роле зур. Һәр кеше үзенең, якыннарының, ата-анасының, балаларының куркынычсызлыгына тулысынча ышанган , инанган булырга тиеш. Ә безнең тынычлыкны, иминлекне нәкъ менә полиция хезмәткәрләре тәэмин итә дә инде. Җинаятчелек белән көрәшнең алгы сафында да алар. Күп кенә яшьләр тормышларын шушы кайвакыт куркыныч та, авыр да, әмма бик кирәкле дә һөнәргә бәйләү турында уйланалардыр. Эчке эшләр органнарына эшкә урнашу тәртипләре, хезмәт шартлары, үзенчәлекләре турында сөйләвен сорап район эчке эшләр бүлеге начальнигының шәхси состав белән эшләү буенча ярдәмчесе Динар Ахуновка мөрәҗәгать иттек.
-
Язмышларга битараф карамыйк
11 нче июньнән 30 нчы июньгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә “Куркынычсызлык каешы” оператив-профилактик чара бара.