Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсе районы терроризмга каршы көрәш комиссиясе нинди мәсьәләләр карады

14 декабрьдә муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов рәислегендә терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Комиссия утырышында район прокуроры Руслан Шакирҗанов, Балык Бистәсе муниципаль районында терроризмга каршы көрәш комиссиясе секретаре Николай Карпеев, район оешма җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция башлыгы урынбасары Марсель Фатыйхов Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү барышында террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү турында сөйләде. Якынлашып килүче Яңа ел чорындагы, яңа ел бәйрәм чараларын үткәрү урыннарында җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү мәсьәләсе җитди булып кала бирә. Алдагы елардагы Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан барлыкка килгән оператив вәзгыятькә анализ ясалганннан соң фатир, банкоматлар һәм терминаллар, урлашулар саны, инкассаторлар, почта хезмәткәрләре, зәркән кибетләре сакчылар һәм башка сәүдә оешмаларында зур күләмдә акчага ия булу максатыннан акча күчерүче затларга һөҗүм итүләр арта.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерләнү һәм үткәрү чорында идарә хезмәткәрләре тарафыннан административ участокларда гражданнар, сәүдә объектлары, базарлар, пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы оешма вәкилләре белән хокукка каршы акцияләр, экстремистлык күренешләренә юл куймау буенча кисәтелгән мәгълүмат алу буенча әңгәмәләр үткәрелә, шулай ук милли, раса, үзара дини дошманлык тудыручы затларны ачыклау буенча эш алып барыла.
Марсель Фатыйхов шулай ук хокук саклау органнарына мәчетләрдә дини өстенлек идеяләрен таратучы затлар, фатирларны арендаучылар һәм торак булмаган биналарда яшәүче шикле кешеләр турында мәгълүмат бирергә, персонал белән шикле затларны яки предметларны ачыклаганда эш итү тәртибе турындагы мәгълүматны, объектларда террорчылык актлары кылу куркыныч турында хәбәр килгәндә үткәреләче чараларны өстәмә рәвештә өйрәнергә кирәклеген искәртте.
 Аннары Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы И.М. Садыйков мәгариф учреждениеләренең Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аны уздыру вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары турында сөйләде.
Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.К. Вафина 2022 елга «аерым игътибар» сорый торган затлар белән эшләү буенча ведомствоара эш төркеменең эш планын раслау турында хәбәр итте.
Балык Бистәсе муниципаль районында терроризмга каршы көрәш комиссиясе секретаре Николай Карпеев 17.08.20021 ел, № 5 беркетмәнең карарларын үтәү, Балык Бистәсе муниципаль районында 2021 елга террорга каршы комиссия тарафыннан планлаштырылган чараларны үтәү нәтиҗәләре, Балык Бистәсе муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең 2022 елга эш планын раслау турында хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса