Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Коррупциягә каршы уртак көч белән

Балык Бистәсе муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча комиссия утырышы көн тәртибенә дүрт мәсьәлә кертелгән иде.

“Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” 2013 елның 5 апрелендәге 44 нче  Федераль законның үтәлеше турында» гы беренче мәсьәлә буенча Балык Бистәсе муниципаль районының «Сатып алулар һәм муниципаль контроль идарәсе»  учреждение директоры Зөфәр Вәлиуллин  хисап тотты. Комиссия бердәм мәгълүмат системасында муниципаль контрактларның үтәлеше турындагы мәгълүматны үз вакытында урнаштыру өлешендә контракт системасы турындагы законнарны саклау, шулай ук бердәм мәгълүмат системасының функционалын исәпкә алып, электрон актлауны куллану буенча эшне оештыру турында карар кабул итте.
«Татмедиа» җәмгыяте филиалы, «Авыл офыклары» газетасы редакциясе баш мөхәррире Луиза Ананьева 2021 елның беренче яртыеллыгында коррупциягә каршы пропаганда концепциясенең үтәлеше турында сөйләде.
«Муниципаль хезмәт турындагы һәм коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлеше турында» гы өченче мәсьәлә буенча муниципаль хезмәткәрләр, муниципаль вазыйфаларны биләүче затлар тарафыннан тапшырылган керемнәр, чыгымнар, милек һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрне үз вакытында һәм дөрес итеп бирү өлешендә муниципаль район башкарма комитетының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Шәвәлиева чыгыш ясады.
Балык Бистәсе муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисе Азат Бәдретдинов 2021 елның беренче яртыеллыгында җирле үзидарә органнары, муниципаль учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр тарафыннан бюджет һәм бюджеттан тыш акчаларны максатчан һәм нәтиҗәле тоту турында мәгълүмат бирде.
Тикшерелгән барлык мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев