Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Язмышларга битараф карамыйк

11 нче июньнән 30 нчы июньгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә “Куркынычсызлык каешы” оператив-профилактик чара бара.

Бу чара юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлдерелгән. Балык Бистәсе хокук саклау органнары инспекторлары  белән берлектә барган әлеге чарада без дә катнаштык.
Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айрат Исмәгыйлов әйтүенә караганда, әлеге чара башланганнан бирле куркынычсызлык каешы такмаган өчен 73 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Мондый чаралар елга өч-дүрт тапкыр үткәрелә икән. 
– Һәр рейд саен җаваплылыкка тартылучылар кимүе күзәтелсә дә, 73 саны зур булып кала бирә. Күрәсең, халыкның күбесе саклану каеш кирәклеген аңлап җиткерми. Кемдер югары тизлек белән бармаганда аның кирәге юк дип саный, икенчеләр исә, юл һәләкатендә ул коткарып калмый, дигән ялгыш фикер йөртә. Ә статистика, аның киресен раслый. Күптән түгел булган бер авариядә, бер кеше тәрәзәдән очып чыгып вафат булды. Тикшерүләр күрсәткәнчә, аның куркынычсызлык каешын эләктермәгәнлеге ачыкланды. Куркынычсызлык каешы 99 процент очракта кешенең гомерен коткарып, саклап калу чарасы булып санала”, – диде ул.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев