Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Каракларның "кармагына" эләксәң...

2022 елның 25 гыйнварында Олы Елга авылында яшәүче бер ир-ат интернет аша кирәкле маркадагы кар җыештыру механизмын табып, анда күрсәтелгән электрон адреска товарның булуын ачыклау өчен хат яза. 

Электрон почта аша «сатучылар» белән элемтәгә кереп, ир-ат 30 990 сумга товар сатып алу турында килешкән. Алга таба җинаятьчеләр белән «WhatsApp» мобиль кушымтасы, шулай ук телефон аша аралашкан. Мошенниклар шалтырату өчен ip-телефон номерын кулланганнар (кагыйдә буларак, мондый номерлар +749...) башлана. «WhatsApp» мобиль кушымтасында аралашу өчен, гадәттә, мошенниклар тарафыннан виртуаль абонент номерлары кулланыла (мондый абонент номерлары «WhatsApp», «Telegram», «Viber» кебек мобиль кушымталарда аралашу өчен генә кулланыла ала). Бернидән шикләнмичә, ир-ат мошенниклар белән «WhatsApp» мобиль кушымтасында языша. Ышанычлырак булсын өчен мошенниклар шул ук кушымтада ир-атка түләү тәртибе, оешма реквизитлары белән түләү турында исәп-хисап җибәргән. Әлеге документлар чынлыкка туры килә торган итеп эшләнгән. Оешма директоры имзасы, пичәте булган. Җинаятьчеләргә ышанып, ир-ат мошенниклар күрсәткән счетка кирәкле сумманы күчергән. Шуннан соң җинаятьчеләр элемтәгә чыгудан туктыйлар. «WhatsApp» кушымтасында хәбәрләр җибәреп, шалтыратып та булмый. 
Шушы очракларны булдырмас өчен мөһим мәгълүматларны белергә кирәк: 
1) Әгәр «сатучылар» «WhatsApp» мобиль кушымталары аша язышу гына алып барып,  аларның абонент номерын ачыклау мөмкинлеге булмаса -бу мошенниклар. Мондый абонент номерлары, гадәттә төрле ялган сервисларда сатып алына. Әгәр сез таныш булмаган номер белән мобиль кушымталар аша язышсагыз, әлеге абонент номерына шалтыратырга кирәк.  Шалтырату бармаган очракта сез тәгаен мошенниклар белән эш итәсез;   
2) Сезгә шалтыратучыларның телефон номерлары  +749 ...  (ip-телефон) башланса, бу чакта да, күбесенчә мошенниклар. Гадәттә, алар "номер алыштыру"  хезмәте белән файдаланалар. Ул язарга мөмкинлек бирә, телефон номеры күренә. Тик бу номерны интернетта тикшерсәң, ул нинди дә булса билгеле бер оешма карамагында булачак. Шуңа күрә алданучы реаль сатучы (сатып алучы) белән эш итүенә шикләнми. Әмма чынлыкта исә сезгә башка номердан шалтыраткан булалар. Номерның "алыштырылган" булу - булмавын тикшерү өчен әлеге номерга шалтыратырга кирәк. Чит номерны күрсәтеп шалтыратучыларга гадәттә кире шалтыратып булмый, ә телефонны алган очракта алар сезгә шалтыратмауларын раслаячаклар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса