Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Даруларны дистанцион сатуга рөхсәт бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде

2021 елның 1 сентябреннән медикаментларны онлайн-сату һәм китереп бирүнең яңа тәртибе эшли башлаячак.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.05.2021 ел № 827 карары нигезендә даруларны дистанцион сатуга рөхсәт бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Сату-алу килешүендә күрсәтелгән дару препаратына (заказны китерүнең бәясен исәпкә алмыйча) ваклап сату бәясе даруханә оешмасында дару препаратының ваклап сату бәясеннән артмаска тиеш. Даруханә оешмасы «Интер-нет» челтәрендәге сайтта һәм (яки) агрегатор  хуҗасының мобиль кушымтасында Россия Федерациясендә теркәлмәгән дару препаратын сату турында тәкъдимне куя икән, агрегатор хуҗасы сату турында мондый тәкъдим (сайт һәм (яки) мобиль кушымта кулланучыларының аңа керүен чикләргә) урнаштыруны туктатырга һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәткә мондый урнашу факты турында хәбәр итәргә тиеш. Заказны китерүне гамәлгә ашыруга башка затлар белән шартнамә төзегән даруханә оешмасы, мондый затлар дару препаратларын алып килгәндә саклау шартларын, дару препаратларын бозган очракта, сатып алучы алдында җавап тота. Шулай ук даруханә оешмалары һәм заказ китерүне гамәлгә ашыручы затлар Россия Федерациясендә теркәлмәгән, ялган, контрафакт, сыйфатсыз дару чараларын саткан өчен җаваплылык тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев