Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсе районында Бөтенроссия акциясенең 1нче этабы үткәрелә

Агымдагы елның 15-26 март көннәрендә Балык Бистәсе районы территориясендә «Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит» Бөтенроссия акциясенең 1 этабы үткәрелә. 

Акция чаралары җәмәгатьчелек игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуда катнашуга җәлеп итүгә, наркотикка бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм һәм консультацияләр күрсәтүгә, наркотик чараларны саклау, әзерләү һәм сату белән бәйле җинаятьләрне ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән максатчан оператив-профилактик чаралар үткәрүгә юнәлдерелгән. Шулай ук наркотик һәм психотроп матдәләр керү каналларын ябу, балигъ булмаганнарны наркотикларның законсыз әйләнешенә җәлеп итүче затларны җинаять җаваплылыгына тарту каралган. 
Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге хезмәткәрләре район халкын әлеге проблемадан читтә калмаска һәм акциягә кушылырга чакыра. Наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше фактлары турында 02 яки 8(84361)2-21-02 телефоннары аша хәбәр итәргә мөмкин. Аноним булу гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса