Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгәннәр

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов җитәкчелегендәге административ комиссия районның Балык Бистәсе шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау эшен дәвам итә.

Соңгы утырышта керамзит блокларны территориядән тыш  саклаган өчен җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесенә, йорт яны территорияләрдә бүрәнә, ком-гравий катнашмасы, трактор арбасы тәгәрмәчләре яткан Күки авылында яшәүче ике кешегә, Балык Бистәсеннән ПГС һәм кирпеч булган шәхси хуҗалык хуҗасына төзелгән 4 административ эш каралды. Алар барысы да җирлек территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозганнар. Аларга Татарстан Республикасының административ хокук бозулар кодексы статьясы буенча беркетмәләр төзелде.
Бу гражданнар тарафыннан хокук бозу очраклары беренче тапкыр булу сәбәпле комиссия әгъзалары аларны кисәтү белән генә чикләнде.
Шул ук затларның административ-техник инспекция тарафыннан кабат хокук бозу очраклары ачыкланган очракта, тиешле беркетмә төзеләчәк, бу исә ТР КоАП 3.6 статьясындагы 2 өлеше буенча штраф салыначак.
Балык Бистәсе шәһәр җирлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, яшеллек үскән уртак файдалану территорияләрендә чүп-чар туплау, чәчәкләр кисү һәм агач һәм куак ботакларын сындыру, газон, чәчәк түтәлләренә, җирнең үсемлек катламына зыян китерү, скульптуралар, эскәмияләр, коймалар һәм башка объектларны бозу тыела. Ремонт вакытында барлыкка килгән калдыкларны махсус билгеләнгән урынга чыгару әлеге ремонтны башкаручы затлар тарафыннан мөстәкыйль рәвештә үз вакытында башкарылырга тиеш.  Чүп–чарны вакытлыча дип  саклау да тыела.
Йорт хайваннары авыл җирлеге башкарма комитеты тарафыннан махсус билгеләнгән урыннарда хуҗасы яки вәкаләтле зат күзәтүе астында көтелергә тиеш.
Йорт кәҗәләре йорт яны территориясе эчендә яки көтүлекләрдә хуҗасы күзәтүендә булырга тиеш. 
- Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 статьясы нигезендә, кайбер очраклардан тыш, җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу гражданнарга 2 000 нән 3 500 сумга кадәр; вазыйфаи затларга – 15 000 нән 30 000 сумга кадәр; юридик затларга 200 000 сумнан 500 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Шул ук гамәлләрне әлеге затлар ел дәвамында кабат кылсалар: гражданнарга – 3 500 сумнан 5 000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга – 30 000 сумнан 50 000 сумга кадәр; юридик затларга – 500 000 сумнан 1 000 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә, - диде комиссиянең җаваплы секретаре Эльвина Петрова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса