Вәхши тиешле җәзасың алды
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Вәхши тиешле җәзасың алды

Балыкбистәлеләр моннан 13 ел элек Яңа Арыш урманында кылынган коточкыч җинаятьне хәтерлиләрдер әле.

Бөтен районны тетрәндергән иде ул вакытта вәхшинең гамәлләре. Ул урманда таныш түгел хатынны кыйный, көчли. Аннары яулыгы белән буып үтерә дә җинаять урыныннан качып китә.
Ул вакытта җинаятьне "кайнар эздән» ачыклый алмыйлар, җинаять эше туктатылып торыла.
Ә җанкисәр башка, шул исәптән шәхеснең җенси ирегенә каршы җинаятьләре өчен ун ел төрмәдә утыра. Иреккә чыгарганда аның ДНК үрнәкләрен алалар. Экспертларның биологик тикшерүләре буенча Сираҗиевның 13 ел элек кылынган үтерү һәм көчләүдә гаепле булуы ачыклана. Ул кире кагылмаслык дәлилләрдән үз гаебен тулысынча таный.
Татарстан Республикасының Югары суды 44 яшьлек Раил Сираҗиевны Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 105 маддәсе 2 бүлеге "к" пункты буенча ( башка җинаятьне яшерү максатыннан үтерү) гаепле дип таныды. Җинаятьче 24 ел гомерен каты режимлы колониядә үткәрәчәк.
Балык бистәсе прокуратурасы.

прокуратура җинаять җинаять эше кузгатылды

Нет комментариев