Велосипедка кызыгалар
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Велосипедка кызыгалар

Агымдагы елның биш аенда Балык бистәсе районы территориясендә 15 урлашу очрагы теркәлде. -Быел ике автомототранспорт (бер мотоцикл, бер "Буран") урладылар. Ә җәйгә чыккач, велосипедлар урлау очраклары артты. Июнь аеның беренче ункөнлегендә генә дә ике велосипед урлау хакында гариза керде. Хәзер бу фактлар буенча оператив-тикшерү эшләре алып барыла,-ди район эчке эшләр...

Агымдагы елның биш аенда Балык бистәсе районы территориясендә 15 урлашу очрагы теркәлде.
-Быел ике автомототранспорт (бер мотоцикл, бер "Буран") урладылар. Ә җәйгә чыккач, велосипедлар урлау очраклары артты. Июнь аеның беренче ункөнлегендә генә дә ике велосипед урлау хакында гариза керде. Хәзер бу фактлар буенча оператив-тикшерү эшләре алып барыла,-ди район эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Марсель Гарипов.
Бу җәһәттән, район эчке эшләр бүлеге балыкбистәлеләргә велосипедларны караучысыз урамнарда, подъездларда калдырмаска киңәш итә.

фото yandex.ru


Нет комментариев