«Бердәм Россия» партиясе әгъзалары Татарстандагы балаларның җәйге ялын үз контроленә алды. Республиканың "Әни киңәшләре" ("Мамины советы") партия проекты дәвамында партия әгъзалары даими рәвештә аналар белән бергә балалар лагерьларына барачак. Аларның төп бурычы - балалар ял иткән урыннарның куркынычсызлык ягыннан ни дәрәҗәдә тәэмин ителгән булуын тикшерү. Шундый "рейд"ларның берсе бүген Казан шәһәреннән ерак түгел урнашкан "Заречье" лагеренда булды.
"Заречье"га ничәле куярга?
Биредә балаларның иминлегенә аеруча зур игътибар бирәләр. Чөнки лагерь капкасыннан керүгә үк, ике кешедән торган сак хезмәте каршы ала. Быел территориягә 16 видеокүзәтү камерасы куелган. Янгын куркынычсызлыгы пульты да сак хезмәте постында урнашкан. Сменага бер тапкыр балаларның эвакуациясен оештырыла.
- "Заречье"да ял итүче балаларга су коенырга барырга ярамый. Чөнки биредә Роспотребнадзор тарафыннан коенырга ярый торган пляж юк. Походларга йөрү тыела: лагерь территориясе талпаннар, кимерүчеләр, төрле бөҗәкләргә каршы эшкәртелә. Ә бу территориядән читтәге ситуация турында без белмибез, шуңа балаларны да анда алып чыкмыйбыз, - ди Казанның "Ял" шәһәр үзәге директоры Илсур Хисмәтуллин.
"Заречье" лагеренда 400гә якын балага исәпләнү сәбәпле, биредә табиб та, шәфкать туташы да бар. Әгәр балага салкын тисә яки эчәк авыруы инфекциясен эләктерсә, тиешле чаралар кабул ителеп, ул аерым бүлмәгә урнаштырыла. Быел ял итү өчен work-out (урам тренажерлары) мәйданчыгы да булдырылган. Илдар Хисмәтуллин әйтүенчә, башта бу мәйданчыкның алай ук популяр булачагын күз алдына да китермәгәннәр.
Татарстан Президенты программасы буенча "Заречье"да яңа ашханә төзелгән. 400 урынга исәпләнгән туклану урыны лагерьны ел әйләнәсе эшли торган итәргә мөмкинлек бирә. Әгәр республика төзелешкә акча бирсә, ә шәһәр исә җылыту системасы, электр челтәрен булдыру финанс чыгымнарын каплаган.
Лагерьдагы иминлек торышын тикшерергә килгән ике бала анасы Айгөл Шириева исә "Заречье"дан канәгать калган. "Бер балама 17 яшь булса, икенчесенә - 2. Олы улым ел саен лагерьларда ял итә. Без нәрсә белән генә очрашмадык: хәтта "дедовщина» булган җирләр дә булды. Ә монда, лагерь капкасыннан керүгә үк, иминлек булуын сизәсең. Мин баламны биредә ял итәргә җибәрер идем. Дөресен генә әйткәндә, мондый лагерьлар булуын күз алдыма да китермәдем", - ди ханым. Тикшерергә килгән әниләр яхшы бәя биреп, "Бу лагерьны әниләр киңәш итә", дип белдерде.
Законсыз булмый!
Татарстанның "Бердәм Россия" фиркасы әгъзалары балалар лагерьларын федераль дәрәҗәдә контрольдә тоту кирәк, дип саный. Шул сәбәпле, гомумроссия стандартларын кертеп, лагерьларда, анда эшләүче хезмәткәрләргә мәҗбүри рәвештә сертификация үткәрү ихтыяҗы булуын билгели.
- Татарстанда 20 елдан артык ял, мәшгульлекне оештыру эше системалы рәвештә башкарыла. Республика җитәкчелеге тарафыннан контрольдә тотыла. Карелиядә булган хәл бу ситуацияне бер минутка да истән чыгарырга ярамаганлыгын искәртә. Чөнки бу өлкәдә дәүләт лагерьлары гына түгел, ә коммерцияле лагерьлар да бар. Ә алар бик үк сыйфатлы булмаган продукт тәкъдим итә. "Бердәм Россия" партиясе даими рәвештә мониторинг уздыра. Ләкин федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә норматив көйләүләр җитми. Без сәламәтләндерү һәм ял турында закон кабул итәргә тәкъдим итәбез. Анда лагерьның төрләре буенча лагерьлар регламенты да булырга тиеш. Әгәр бу закон безнең республикада кабул ителсә, ул ата-аналарның гарантиясе өчен дә бик мөһим, - ди «Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге сәркатибе Андрей Кондратьев.
Ә Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова әйтүенчә, балаларның ялына кагылышлы документлар юк түгел, киресенчә, алар бар. Төрле карарлар, законнар бар. Әмма берәгәйле бер закон булса, бу ведомстволарда эшләүчеләрнең дә, ата-аналарның да эшен җиңеләйтер иде.
Ата-аналар игътибарына шуны да әйтәсе килә: республикабызда балаларның җәйге ялын тәэмин итү өлкәсендә эш булдырылган. Хәзерге вакытта республикадагы балалар сәламәтләндерү лагерьларын "Заречье" лагере дәрәҗәсенә җиткерү бурычы куелган. Аларда баланың ялы, сәламәтләндерү һәм үсеш өчен шартлар булдырылырга тиеш. «Бердәм Россия» бу законны сентябрь-октябрь айларында тәкъдим итәргә җыена.
Исегезгә төшерәбез: быел Татарстан укучыларына 1300 төрле ял итү урыннары тәкъдим ителгән. Алар арасында 119 шәһәр читендәге стационар лагерьлар, 109 чатырлы, Кара диңгез буендагы 5 лагерь, 969 мәктәп яны, 120 хезмәт һәм ял лагере һәм 18 шифаханә бар. Әгәр лагерьга юлламаның бәясе 18 мең сумнан башланса, ата-аналар керткән өлеше 3500-4500 сумны тәшкил итә. "Заречье" тибындагы балалар сәламәтләндерү урыннары республикадагы лагерьларның гомуми санының 55 процентын тәшкил итә.
Нет комментариев