Бикчурайда ике кеше батып үлгән
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Бикчурайда ике кеше батып үлгән

Кичә Биккчурайда фаҗига булган.

Коену сезоны башланмады әле. Ә суда батып үлүчеләргә исәп ачылды инде.

21 май көнне 18.30 сәгать тирәсендә Бикчурай Чаллысы авылы инешендә 1946 һәм 1965 елгы ике ир-егет батып үлделәр. Алар балыкны аракы эчә-эчә каптырганнар булса кирәк. Балыкчыларның өлкәнрәге кармак салганда әллә таеп, әллә тигезлеген саклый алмыйча елгага егылып төшә. Икенчесе аны коткарам дип суга чума.

Илгиз Җамалиев.

Фото: http://med-info.ru/content/list


Нет комментариев