Район үзәк китапханәсендә «Оныклардан сезгә олы хөрмәт» дип исемләнгән чара узды
Җәмгыять

Район үзәк китапханәсендә «Оныклардан сезгә олы хөрмәт» дип исемләнгән чара узды

Район үзәк китапханәсендә «Оныклардан сезгә олы хөрмәт» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара узды. Ул Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылды.

Бәйрәмгә  Балык Бистәсе гимназиясенең 2 нче «И» сыйныфы укучылары һәм аларның әби-бабалары җыелды. Китапханәче кунакларны бәйрәм белән җылы котлады һәм аның барлыкка килү тарихы турында сөйләде. 
Балалар яраткан әби-бабалары өчен шигырьләр, җырлар һәм биюләр әзерләгәннәр иде. 
Чара кызыклы конкурслар, күңелле уеннар һәм әдәби викториналар белән  барды, бу барлык катнашучыларга яхшы кәеф һәм бик күп уңай хисләр бүләк итте.
Бәйрәм ахырында балалар барысына да үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар, ә кунаклар оештыручыларга һәм балаларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
 


Нет комментариев