Шамил Җәләлетдинов - 50 ел руль артында
Җәмгыять

Шамил Җәләлетдинов - 50 ел руль артында

Күптәнге танышым Шамил Җәләлетдиновның исемен республиканың Мактау электрон тактасына кертүләрен белгәч, күңелемдә истәлекләр уянды.

 Язмыш Шамилне бик иртә сынап карый: җиде яшендә ул әнисез кала һәм ятимлекнең бөтен ачысын татый. Андый язмышлылар гадәттә авырлыкларга бирешми, тормышта  барысына да үҗәтлеге, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешүчән булалар. Шамил дә әтисе, туганнары, якыннары ярдәменә таяну урынына мөстәкыйльлек юлын сайлый. Ул барысына да тырыш хезмәте, җаваплылыгы, нык холкы белән үзе ирешә. 


Авылда мәктәпне тәмамлагач үзен хәрби комиссариат юлламасы белән ул чорларда авылдашлары өчен кире як булып исәпләнгән Мамадышка  барасы килмәгәнлектән,  барысын да алдан уйлап хәрби комиссариат чакыруларын да көтмичә барып  үзен   Лаешка  җибәрүләрен сорый.  


 Нәтиҗәдә, барысы да ул теләгәнчә килеп чыга. Егет анда бик теләп белем ала, автомашина белән идарә итү нечкәлекләрен генә түгел, машина төзелешен дә тырышып үзләштерә. Укуын   тәмамлап кайткач, егет  район «Сельхозтехника» берләшмәсенә эшкә килә. Аңа иң элек «ГАЗ-51» автомашинасын тапшыралар. Берәр айдан соң, җитәкчеләр олы ышаныч белдереп  аңа яңа автомашина тапшырып шәһәрдән ягулык ташу вазыйфасын йөклиләр.  


Үзенең гражданлык бурычын Шамил Герман җирендә үтә. Анда да ул күп вакытын рейсларда үткәрә. Кыскасы, солдат хезмәтеннән  ул зур чыныгу алып, бай хезмәт күнекмәсе туплап кайта.  Шамил укуын дәвам итәргә тели. Ул елларда Күгәрчен авылының   колхозын җитәкләгән, районыбыз үсешендә саллы өлешен керткән зирәк акыллы легендар җитәкче Шамил Садыйков янына кереп,  үзен авыл хуҗалыгы институтына стипендиат итеп укырга җибәрүләрен сорый. 


Егетнең  кыюлыгын ошатып колхоз рәисе үз янына партия оешмасы җитәкчесе Сәлим Шәриповны чакырып кертә. Сәлим абыйсы күңеленә дә егетнең үҗәтлеге хуш килә, алар үзара карашып торганнан соң: «Энем  син иң элек Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга кереп кара, булдыра алсаң, киләчәктә  без сине институтка җибәрербез», – дип, уңышлар теләп, колхоз мөһере сугылган юллама биреп озатып калалар. 
Укуының  беренче көннәрендә үк аны группа старостасы итеп сайлыйлар. Уку барышында  шәһәрнең автомашина ремонтлау заводында  хезмәт күнекмәсе үтүенең дә файдасы тия. Завод җитәкчеләре белән дә бик тиз уртак тел табуга ирешә. Аңа еш кына  колхоз автомашиналарын   сафка бастыруларын сорап мөрәҗәгать итәләр.   


Студент елларыннан ук колхозга булышып, ярдәм итеп торуын искә алып, дипломлы яшь белгечне туган авылына кайту  белән  баш механик итеп билгелиләр. Колхозда бер елдан артык эшләгәч, районыбыз күләмендә абруйлы җитәкче, элеккеге «Береговой» совхозы директоры Алексей Зимуров  егетне район башлыгы аша үзләренә баш инженер вазыйфасына эшкә чакыра. Ә биш елдан сон Урахча авылына баш белгеч итеп чакыргач, Шамил кайда да эшләргә кирәк инде дип, каршы килмичә, үз ризалыгын бирә.  Бүген  дә алар район үзәгеннән шактый ерактагы әлеге авылның, элеккеге совхоз фатирында гомер кичерәләр.


Район үзәгеннән читтә яшәсәләр дә аны беләләр һәм хөрмәт итәләр. Югыйсә, дистә еллар элек аны район мәгариф бүлеге җитәкчелеге  мәктәп автобусына балалар ташу кебек җаваплы эшкә  чакырырлар идемени. 
Илле елдан артык Шамил Бәйрәмхан улы руль артында – хәрәкәттә, кешеләр турында кайгыртуда, үз халкына хезмәт итүдә. 
Аның үрнәк гаиләсе бар:  Даниясе белән бер-берсен ярты сүздән аңлап, инде илле елга якын матур  гомер кичерәләр. Уллары белән кызына белем алырга,  тормышта үз урынын табырга  булышалар.


Шамил Бәйрәмхан улы Җәләлетдиновка киләчәктә дә юлларының имин булуын, тормышының терәге булган Даниясе белән бәрәкәтле, тигез, озын гомер кичерүләрен телибез.
 


Нет комментариев