КҮЗЛӘРЕНДӘ ӨМЕТ СҮНМӘГӘН ӘЛЕ...
Язмыш синең тез астына китереп сукса, егылмас өчен якасына ябыш …...
Язмыш тарафыннан кыерсытылып та, яшәү ямен югалтмаган сөекле язучыбыз Фәнис ага Яруллинның бу сүзләре безне уйланырга мәҗбүр итә.
Әйе, язмыш һәр кешегә төрле сынаулар бирә, һәрбер кешене сынап, сагалап тора. Җир йөзендә кешеләрнең төрле - төрле язмышларга дучар булуларын күреп, белеп яшибез. Нинди генә гарип, мохтаҗ кешеләр юк. Андый язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләрнең һәрберсе сәламәт кешеләргә таянып яшиселәре килә. Шуңа да бит аларны хөрмәт итеп, декабернең 10 көнлеге аларны искә алу көне итеп билгеләнде. Бу әлбәттә, шушы 10 көнлектә генә аларга рәхим-шәфкать күрсәтү дигән сүз түгел. Аларга без һәрдаим көчебездән килгән кадәр ярдәм итәргә тиешбез.
Шушы ункөнлектә бездә "Акчарлак" приюты хезмәткәрләре һәм анда тәрбияләнүче балалар читтә калмыйбыз, көчебездән килгәнчә булышырга, ярдәм итәргә тырышабыз. Кичә, ягъни 2 декаберь көнне без тәрбиячеләр: Сафина Нәкия апа, Салахиева Гөлнара, Шайхиева Гөлнур балалар белән, нык ихтыярлы, яшәү өметен өзмәгән ,үзенчә дөньяның тәмен белеп яшәүче Илнур Рәхимов һәм Азат Гәләвиев янында булып, аларны сөендереп күнелләрен күреп кайттык. Яшәү чаткыларын сүндермичә, ярдәм кулы сузучыларга сөенеп, шатланып яши алар.
Рузалия Гайнуллина.
" Акчарлак" приюты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев