Бүген Республикада  яңгыр, томан һәм  җылы һава торышы көтелә
Җәмгыять

Бүген Республикада яңгыр, томан һәм җылы һава торышы көтелә

Чәршәмбе, 26 августта, республикада алмашынучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр, төнлә урыны белән, аерым районнарда томан фаразлана, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитә. Төнлә температура +8..+13 градус тәшкил итте, көндез һава +18..+23 градуска кадәр җылыначак.

Казанда алмашынучан болытлы һава торышы, кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр җитә. Көндез башкалада температура +18..+20 градус тәшкил итәчәк.

 


Нет комментариев