Татарстан башкаласында 2026 елның биш аенда җәяүлеләр катнашында 145 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Аларның нәтиҗәсендә 143 кеше зыян күргән, өчесе һәлак булган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Узган елда шул ук чорда 133 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән булган. Аварияләрдә 145 җәяүле зыян күргән, икесе үлгән.
Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрне юлларда игътибарлы булырга чакыра. Капюшоннарны салырга, колакчыннардагы музыканың тавышын киметергә кирәк. Караңгы вакытта урамнан барганда яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга кирәк.
Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга киңәш ителә. Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, торак зоналарда һәм ишегалды территорияләрендә тизлек сәгатенә 20 километрдан артмаска тиешлеген онытмаска кирәк. Мондый тизлек режимы ишегалларында һәм торак йортларга якын булган территорияләрдә юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмаска ярдәм итә.
Нет комментариев