Балык Бистәсе районы буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның нәтиҗәләре турында кисәтә һәм аларны үтәү кирәклеген искә төшерә.
2026 елның 23 сентябрендә сәгать 10.00дә Балык Бистәсененең Ленин урамы, 131нче йорт адресы буенча «Лада Гранта» автомобиле туктатылды.
Аны Яна Сала авылыннан, 2006 елгы, Балык Бистәсе районы кешесе идарә иткән. Машинаның алгы ян тәрәзәләренә караңгы пленка ябыштырылган булган, аларның үтә күренмәлелеге транспорт чараларының куркынычсызлыгы техник регламенты таләпләренә туры килмәгән.
Моннан тыш, әлеге машина йөртүчегә моңа кадәр РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.5 маддәсенең 3.1 өлеше буенча «Тиешле техник регламент таләпләренә җавап бирми торган үтә күренмәлелекле пыяла (шул исәптән үтә күренмәле төсле пленкалар белән капланган) куелган транспорт чарасын идарә итү» административ хокук бозу турында карар чыгарылган һәм тонировканы алдыру таләбе куелган булган (штраф күләме - 500 сум).
Шул уңайдан югарыда телгә алынган машина йөртүчегә РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.3 маддәсе буенча (полиция хезмәткәренең законлы таләбен үтәмәү) административ беркетмә төзелгән, машина йөртүче тоткарланган һәм тоткарланучылар өчен махсус бинага урнаштырылган.
(Әлеге административ хокук бозу 15 тәүлеккә кадәр административ арестка, яисә 2000 сумнан 4000 сумга кадәр административ штрафка, яисә 40тан 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләү китерергә мөмкин).
Әгәр сез исерек хәлдәге кешенең руль артына утырырга ниятләвен, хәрәкәт итүен күрәсез икән, яки башка юл хәрәкәтен бозу очрагын күрәсез икән, кичекмәстән Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча дежур частена 8(84361)2-21-02 телефонына яки 112 номерына шалтыратырга кирәк, шулай ук аноним рәвештә «Балык Бистәсе районы буенча Дәүләт автоинспекциясе» телеграм-каналында хәбәр итәргә мөмкин.
Мөһим: полиция хезмәткәрләренә килеп ирешкән мәгълүмат башка язылучылар өчен администраторлар белән кире элемтә боты ярдәмендә аноним булып кала, аның аша хокук бозу турында мәгълүматны (фото яки видеоны) ЮХИДИ хезмәткәрләренә тапшырырга мөмкин. Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген искә төшерә һәм барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Илназ ШиҺапов,
Дәүләт автоинспекциясенең бүлеге башлыгы.
Нет комментариев