Балык Бистәсе районында сентябрьдә ике янгын очрагы теркәлгән.
20 сентябрендә Дон-Урай авылында шәхси торак йортта янгын чыккан. Нәтиҗәдә йорт тулысынча янып беткән. Янгын сәбәбе ачыклана.
28 сентябрьдә Олы Укмас авылы янындагы авыл хуҗалыгы кырында тракторга ут капкан. Янгын сәбәбе - үзйөрешле машина узеллары һәм механизмнарының төзек булмавы.
Белгечләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә, ут белән бик сак булырга һәм югары куркыныч чыганакларын игътибарсыз калдырмаска кирәклеген искә төшерә. Янгын яисә яну билгеләрен ачыклаган очракта, кичекмәстән 112 номерына шалтыратырга кирәк.
Владислав Карамаликов,
Алексеевск һәм Балык Бистәсе районнары буенча янгын күзәтчелеге
баш инспекторы.
Нет комментариев