Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Полянка китапханә - ял итү үзәгендә “Тылсымлы алма бәйрәме" узды

Узган атнада “Алмалы спас” (“Яблочный спас”) халык бәйрәмнәре гөрләде.

Шул уңайдан район һәм авыл мәдәният учакларында, китапханәләрдә күп төрле чаралар оештырылды. Шундый чараларның берсе Полянка китапханә-ял итү үзәгендә («Полянский библиотечно-досуговый центр) узган “Тылсымлы алма бәйрәмен”дә (“Волшебство яблочного спаса”) катнашырга туры килде миңа.

Матур итеп бизәлгән зал, кунаклар да шактый җыелган. Араларында Полянка авылыннан китапханәнең актив укучылары, “Полянские поседелки” клубы әгъзалары бар иде. Чарага авыл җирлеге башлыгы Рафил Сираев һәм хезмәткәрләре дә килгән иде. Бәйрәмне Полянка китапханә-ял итү үзәге җитәкчесе Гөлназ Зарипова ачып җибәрде. Аннан сүз Рафил Сираевка бирелде. Ул чарага килүчеләрне бәйрәм белән котлап узды. Җыр-моңга, шигърияткә күмелгән чара бер сулышта, дустанә мохиттә барды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак чара ике телдә алып барылды. Әлеге бәйрәм белән бәйле шигырьләр укылды, табышмаклар әйтелде, әйтемнәр искә алынды. Китапханәнең элекке җитәкчесе Анна Вильчинская “Алмалы спас” бәйрәменең тарихы турында сөйләп узды. Аны барысы да игътибар белән тыңлады.

Катнашучылар ике командага бүленеп “Алманы мактау”, “Алма төрләрен ата”, “Алма турында шаян шигырьләр уйлап тап”, “Алмалы пирамидка” кебек уеннарда актив катнаштылар. Иң күңеллесе һәм һәркем күңеленә хуш килгәне “Алмалы бию” уены булгандыр мөгаен. Төрле бию көйләренә төрле хәрәкәтләр ясап та кулдан алманы ычкындырмады катнашучылар. Уенның төп максаты да алманы кулдан төшермәү иде. Шулай итеп әлеге уенда берсе дә сынатмады. Чара барышында әлеге клуб әгъзаларының бердәмлеге, татулыгы, актив һәм бик тапкыр булуы сизелеп торды. “Полянские поседелки” клубы Полянка китапханә-ял итү үзәгендә каршында Анна Вильчинская җитәкчелегендә 2011 елда оешкан булган. Анна Вильчинская әйтүе буенча, бүген дә алар белән актив эш алып барыла икән. “Әлеге клуб 20 кешедән тора. Бүгенге чарага берничәсе килә алмады. (Члены клуба очень душевные.отзывчивые и внимательные люди. Работать с ними было одно удовольствие, интересные мероприятия проводимые в библиотечно-досуговым центре добавляли в нашу жизнь позитив, изюминку счастья. От общения все члены клуба получают огромное удовольствие. Наш клуб - это одна большая дружная семья. Мы живём интересами и радостью каждой семьи. Дарим и получаем

добро,уважение и внимание друг к другу) Безнең әлеге клуб үзе бер зур гаилә кебек. Алар белән чын күңел биреп эшләдем. Тырыш, уңган, сәләтле булулары белән беррәттән алар актив укучылар да. Алар белән горурланам”, - диде ул.

Клуб әгъзалары алмадан төрле ризыклар да әзерләп алып килгәннәр. Күргәзмә табыны әлеге сый-хөрмәттән сыгылып, күз явын алып торды. Анда ни генә юк: алма бәлеше, коймагы, кайнатмасы, суы, салаты, киптерелгәне, туңдырылганы, таба ризыкларыннан тыш, әллә ничә төрле кайнатмасы, милли бизәкле чиләкләрдә алманың да биш-алты төрлесе дә урын алган иде. Чара барышында катнашучылар ризыкларның пешерү серләре белән дә бүлештеләр.

“Тылсымлы алма бәйрәме” китаплар күргәзмәсе (выставка-инсталляция), аның бизәлеше дә аерым бер игътибарга лаек иде. Алма турында балалар өчен әкиятләр китабы, алма үстерү серләре турында бакчачыга киңәшләр, алма бакчасын ничек үстерү турында киңәшләр китабы, алма тутырылган кәрҗин, ясалма алма агачы да урын алган анда.

Әйе, чара күңелле узды. Катнашучыларның нурлы йөзләре, шатлыклы елмаюлары моны дәлилли иде.

Айгөл Гыйззәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X