Яңа Арыш авыл китапханәсендә балалар өчен төрле күңелле чаралар үткәрелде
Яңа Арыш авыл китапханәсендә балалар каникулы вакытында төрле күңелле чаралар үткәрелде. Укучылар пазллар төзеделәр, рәсемнәр ясадылар, шахмат-шашка ярышларында да бик актив катнаштылар.
«Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш» дип исемләнгән чарада юлларда килеп чыгарга мөмкин булган төрле хәлләр каралды. Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр тарафыннан кагыйдәләрне үтәү турында әңгәмә һәм фикер алышу актив узды. Балалар әлеге әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, китапханәче сорауларына җавап биреп, әлеге темага үз тәҗрибәләреннән мисаллар китерделәр. Балалар кызыксынып тематик табышмаклар чиштеләр. Ә үткәрелгән “Юл йөрү кагыйдәләре” викторинасы балаларның белемнәрен тагын бер кат ныгыткан дөрес җаваплар белән сөендерде.

Ә менә Бердәмлек көне уңаеннан үткәрелгән «Әлегә без бердәм, без җиңәчәкбез"дип исемләнгән чара һәркемдә кызыксыну уятты. Әлеге чара уртак тамырлар турында искә төшерү, халыкларның бердәмлеге һәрвакыт Россиянең төп милли идеясе, аның лаеклы киләчәгенә нигез булып калуын, милли уңышка ирешү өчен, без барыбыз да яшенә, шөгыленә, милләтенә һәм сәяси гадәтләренә карамастан, бергә булырга тиешлегебезне аңлау мөмкинлеге бирде.
Каникулның тагын бер көнендә балалар таушалган китапларны ябыштырырга килде. Китапханәче сөйләвеннән, балалар вакыт узу белән китапларның «картаюы», укучыларның китаплар белән саксыз эш итүе нәтиҗәсендә яраксызга чыгуы турында белделәр. Кызганычка каршы, китапханә фондында мондый китаплар аз түгел. Әмма китаплардан файдалану кагыйдәләрен үтәсәң, гомерен озайтырга, шулай ук аларны вакытында ремонтларга мөмкин. Акциядә катнашучылар китап белән сакчыл эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр, ә китапханәче кәгазь, скотч, кайчы, бөтергеч ярдәмендә китапларны «тормышка» кайтару серләре белән уртаклашты. Балалар бик тырышып һәм пөхтә итеп битләрне ябыштырдылар.

«Без әкиятләрдән – син беләсең, булдыра алсаң, җавап бирәсең» дип исемләнгән интеллектуаль уенда бик теләп катнаштылар. Барлык балалар да әкиятләр ярата һәм аларны тыңларга әзер. Балалар әкиятләр дөньясына сәяхәт кылдылар. Алар командаларга бүленеп, конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, җитезлек һәм осталык белән әкият персонажларын һәм серле хайваннарны сурәтләделәр. Ул көннәрдә китапханәдә җылы мохит хөкем сөрде.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia