Күптән түгел Ямаш авылы мәдәният йортында «Ак халатлы фәрештәләр» дип аталган үзенчәлекле чара узды.
Наҗия Рәкыйп кызы Әхмәтшинаның якты истәлегенә багышлап
Аның беренче өлеше авыл халкы сәламәтлеге сагында озак еллар хезмәт куйган, фельдшер-акушерлык пункт мөдире Наҗия Рәкыйп кызы Әхмәтшинаның якты истәлегенә багышланса, икенче өлешендә шушы авылда туып-үсеп, әлеге шәхеснең һөнәрен сайлап район һәм республиканың төрле хастаханәләрендә хезмәт куйган һәм хәзерге көндә эшләрен дәвам итүче шәфкать туташлары белән очрашу иде.
.jpg)
Залга аның гаиләләре белән балалары, туганнары, авыл халкы, Казаннан, Чаллыдан, район үзәгеннән һәм якын тирә төбәкләрдән кешеләр җыелганнар иде.
Алып баручылар Илгизәр Гайнетдинов һәм Раушания Гарифова чараны ачык дип белдерделәр һәм Наҗия апаның якыннарын сәхнәгә чакырдылар.
Авылдашлары Тәлгать Салихов кереш сүздән соң азан әйтеп, Корьән сүрәләре укып әрвахлар рухына халык белән бергәлектә дога кылды.
Шунысы игътибарга лаек, Наҗия апаның өлкән һәм кече киленнәре Гөлсем (кызганыч, мәрхүмә) һәм Мәдинә шулай ук үз вакытында шәфкать туташлары һөнәрен сайлаганнар.
Бүгенге көндә авыл фельдшеры, төп нигездә яшәүче Мәдинә Әхмәтшина Наҗия апаның уллары Васил, Илһам, Илсур, аларның гаиләләре белән таныштырды.
Олы уллары Васил сөйләвеннән әнисенең Котлы Бөкәш авылында туу, мәктәпне, Казанда шәфкать туташлары әзерли торган уку йортын тәмамлап Азнакай районында эшләгәннән соң, 1957 елда Ямаш авылына эшкә кайтуын, 1959 елда Шәмгун Хөсәен улы белән гаилә коруларын белдек.
-Әни мәктәптә яхшы укыган, бигрәк тә математика, физика фәне җиңел бирелгән. Шул фәннәр буенча укытучы булырга да теләге зур була. Әмма ул шәфкать туташлары һөнәрен сайлый. Әни авыл халкын хөрмәт итте, авыл халкы шуның белән җавап бирде. Ул чорда булган бөтен кыенлыкларны җиңеп күңелен биреп эшләде,- ди улы Васил.
Илһам, Илсур да абыйларның сүзләренә үзләренең өстәмәләрен керттеләр, озак еллар авылда укытучы булып эшләгән Әлфия Мостафина, район үзәк хастаханәсе ветераны Тәнзилә Низамова һәм башкалар да үзләренең матур истәлекләре белән уртаклаштылар.
Чара хөрмәтенә кайткан кунаклар Әнәс Низамов, Гүзәл Мөхәммәтҗанова җырлар башкардылар.
Наҗия апа фидакарь хезмәте өчен ТАССРның мактау грамотасы, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, хезмәт ветераны була.
Гаилә һәм балалар
Ә ире Шәмгун абый озак еллар авыл мулласы вазыйфасын башкара, хәзер Илсур-Мәдинә тәрбиясендә гомер кичерә.
Очрашуның икенче өлешендә сәхнәгә шәфкать туташлары Раушания Гарифова, Рәзинә Шәрипова, Венера Нуретдинова, Миннәзирә Хәбибуллина, Сөембикә Шәфыйкова, Равия Мөхәммәтҗанова, Гүзәл Мөхәммәтҗанова, Роза Гайнетдинова, Илсәрия Сафина күтәрелделәр.
Алар һәрберсе үзләренең һөнәргә ничек килүләре, кайда эшләүләре белән таныштырдылар.
Равия Мөхәммәтҗанова “Ак чәчәкләр” телеспектакленнән шул ук исемдәге җыр башкарды.
Ахырда Зөлфия Хәйруллина үзе иҗат иткән шигырьләрен укыды, Фидаиль Шакиров, Илгизәр Гайнетдинов, Раушания Гарифова, Гөлсәрия Гарифуллина, Марсель Нотфуллин, Ильмир Гайнетдинов җырлар башкардылар, Рәшит Сөниев, Рәмис Хуҗагарипов, Илдархан Габдуллин, Гали Сираҗиев гармун-баянда уйнадылар.
Чарада катнашучылар “Саубуллашу вальсы” җырын бергәләп башкардылар.
Балтач авыл җирлеге башлыгы Нияз Гарипов очрашуны тәмамлаганда мондый чараларның ешрак булуын теләде, оештыручыларга, катнашучыларга үзенең, авыл халкының рәхмәтләрен җиткерде.
Мәйсәрә Хәйруллина.
Ямаш авылы.
Нет комментариев