Уенчык пистолет белән куркытып, мәктәп укучысының акчасын талаганнар
Җәмгыять

Уенчык пистолет белән куркытып, мәктәп укучысының акчасын талаганнар

Ике егет уенчык пистолет белән куркытып, 6 сыйныф укучысының 100 сум акчасын талап алганнар һәм тагын 150 сум бирүен таләп иткәннәр.

Карак егетләрнең эзенә тиз төшкәннәр, аларның берсе 19 яшьлек беркайда да укымаучы һәм эшләмәүче, икенчесе 15 яшьлек кадет мәктәбе курсанты. Акчаны алар тотырга өлгергән булган, хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

 

фото архив


Нет комментариев