Татарстанга 14 градуска кадәр суыклар алып килә
Җәмгыять

Татарстанга 14 градуска кадәр суыклар алып килә

Татарстанга кышкы һава торышы кайта: март башындагы аномаль җылылыкны куәтле Арктика антициклоны алыштырачак.

Татарстанга кышкы һава торышы кайта: март башындагы аномаль җылылыкны куәтле Арктика антициклоны алыштырачак.

«Метео» прогнозлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, атна уртасында республикада температура кискен үзгәрәчәк. Ямал һәм Төньяк Урал өстендә барлыкка килгән салкын фронт үзе белән 3-5 көнгә сузылачак суыклар алып килә.

Синоптик фаразлавынча, төнлә һава температурасы -10...-14 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез -8...-10 градус тирәсе булачак.

 Исегезгә төшерәбез, быелгы февраль Татарстан тарихына иң күп кар яуган ай булып кереп калачак

 


Нет комментариев