Татарстанда иртәгә томан булачак
Җәмгыять

Татарстанда иртәгә томан булачак

Республикада һәм башкалабыз Казанда иртәгә, апрельдә, көндез һәм кичен томан фаразлана.

 Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ» МА.

 Гидрометеорологлар әйтүве  буенча, һава торышы шартлары иртәгә, 4 апрель иртәсендә дә сакланачак.

Җәяүлеләргә урамнар һәм юллар аша чыкканда игътибарлы булырга, машина юллары аша чыкканда мөмкин кадәр җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә кулланырга киңәш ителә. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте искәртә.

 


Нет комментариев