Татарстанда алты ел элек куелган температура рекорды  куелды
Җәмгыять

Татарстанда алты ел элек куелган температура рекорды куелды

Кичә Татарстан башкаласында алты ел элек куелган температура рекорды яңартылды.

  Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. «Казан» метеостанциясендә термометрның терекөмеш баганасы +9,3 градуска кадәр күтәрелде. ТР башкаласында 13 март өчен һава температурасының моннан алдагы абсолют максимумы 2020 елда «Казан» (+6,9 градус) һәм «Казан-Сокол» (+7,2 градус) метеостанцияләрендә теркәлгән иде.


Нет комментариев