"Татар шәһәрлеге" Атлантида риваятен хәтерләтә, бары су урынына җир астында күмелеп калган", - ди журналист Анна Литвинова.
Ставрополь өлкәсендәге 3 мең еллык тарихы булган "Татар шәһәрлеге"нә экскурсия сукмагы ачылу турында игълан ителде. Бу хакта Г.Н. Прозрителев һәм Г.К. Праве исемнәрендәге Ставрополь дәүләт музей-заповеднигы хәбәр итә.
"Татар шәһәрлеге" - кайчандыр бер торак пунктны тәшкил иткән, үзара саклану корылмалары белән бәйләнгән өч борынгы шәһәрлектән гыйбарәт. Кайчандыр бу урыннан Бөек Ефәк Юлы узган. Фәнни тикшеренүләр бу урында дүрт тарихи чорда - кобан (б.э.к. XIII/XII - IV гасырлардагы һәм б.э.к.VII - III гасырлардагы Кавказдагы археологик культура), скиф, сармат, хазар чорларында кешеләр яшәгән.
"Татар шәһәрлеге"нең татарларга катнашы бар!"
Музей-тыюлыкның "Татар шәһәрлеге" бүлеге мөдире Игорь Яковенко шәһәрлек атамасына татарларның катнашы юклыгын белдерде. Ул аңлатуынча, XVIII гасыр ахырында Россиянең көньягы һәм төньяк Кавказның картасын төзегән вакытта шәһәрлеккә исемне хәрби топографлар биргән. Көньякта бөтен шушындый һәйкәлләргә, хәрабәләргә татар исеме биргәннәр. "Шул ук вакытта монда төрки телле бик күп халыклар яшәгән һәм яши. Аларның берсен дә җентекләп тикшереп тормаганнар һәм барысын да татарлар дип атаганнар. Нигездә, бу халыкларга Кавказ алды җирлегендә яшәгән халыкларны керткәннәр: карачайлар, черкеслар, чеченнар", - диде ул.
Чыганак: tatar-inform
Нет комментариев