Җырчы Гүзәл Уразованың популярлыгын танымау мөмкин түгел. Ул Мәскәүдә гөрләтеп концертлар уздырды, анда аның кызы Эллари да катнашты. Аның да тавышы матур, күпләр җырлавын ошатты.
Әнисе инстаграмында Эллариның уй-фикерләре белән уртаклашты.
«Бүген минем өчен иң мөһиме ‒ 9 сыйныфны яхшы билгеләргә тәмамларга. Алда зур имтиханнар ‒ ОГЭ бирәсе бар. Минем хәлне 9 сыйныф укучылары гына түгел, гомумән, мәктәптә укыган һәркем аңлыйдыр дип уйлыйм.
‒ Әнием белән Әтиемне яратам һәм хөрмәт итәм. Аларның миңа әйткән һәрбер үгет-нәсыйхәте кадерле. Кечкенә чагымда аларны бик сирәк күрә идем... Телевизордан карап аларның җырларын тыңлый, кушылып җырлый идем. Сагынып елаган чаклар да булды.
⠀‒ Миннән әтием-әнием еш кына: «Кызым, синең кем буласың килә?» ‒ дип сорыйлар. «Җырчы буласың килмиме?» ‒ дип тә сораганнары булды. Мин шуны гына төгәл әйтә алам ‒ җырчы булмас идем. Шулай да, җырга укымасам да, вокал мәктәбем булмаса да, күңелемнән җырларга яратам. Ләкин үземне башка өлкәдә күрәм», дигән уйлар белән йөри Эллари.
http://www.sahne.ru/news/xeberler/sagynyp-elagan-chaklar-da-buldy
Нет комментариев