Раиль белән күптән очрашкан юк иде. Бүген Раиль редакциягә килеп кергәч, озак итеп сөйләшеп утырдык. Бер ел буена нинди үзгәрешләр булган соң аның тормышында?
1. Раиль, тормышыңда нинди үзгәрешләр булды?
- Тормышымда бик куп үзгәрешләр булды. Беренчедән, без бик тә көткән балабыз туды - бу Ходайдан безнең өчен менә дигән бүләк. Икенчедән, эшкә урнаштым - мин Казанның 27 гимназиясендә хәзер балаларга белем бирәм.
2. Иҗатыңда ниләр бар?
- Ижатым, Аллага Шөкер, бер урында тормый, яңа җырлар, яңа юморлар бар! Гел иҗатта кайнап яшим, иҗатсыз көнем көн түгел, гел иҗатта!
3.Өр яңа клип төшергәнең дип ишеттем. Ул клипның тарихы турында сөйлэп китсәң иде.
- Әйе,чыннан да, күптән түгел туган ягым Балык Бистәсендә бик кызыклы, әчтәлекле клип төшердек! Бу клип миңа аеруча якын,чөнки анда минем гаиләм дә катнашты, клипның серләрен бик ачмыйм.Тиздән күрерсез дип уйлыйм.
4. Кайсы шагыйрь һәм композиторлар белән тыгыз элемтәдә эшлисең? Җырларны сатып аласыңмы,әллә бүләк итәләрме?
- Жырларга килгәндә, төрле композитор, шагыйрьләрдән алам, бер көнне интернетта шигырьләр укып утырган чагым, шул хәтле берсен ошаттым да, шагыйрьгә яздым, ул да: "Сиңа бирәсе килгән иде", - ди. Шулай дигәч, күнелләрем тулды. Төрле вакытлар була ,сатып та алабыз, болай да бирәләр.
5. Раиль, син клипларыңны һәрвакыт Балык Бистәсендә эшлисең. Бу нәрсә белән бәйле?
- Мин, чыннан да, клипларны Балык Бистәсендә төшерәм, нигә дисезме? Үзем дә белмим, күңелем тарта! Дусларым бар, алар ярдәм итә!
6. Концертлар белән гастрольләргә еш йөрисеңме? Иҗатташ дусларың кем?
- Концертлар белән бик еш йөрим, көн саен диярлек! Иҗатташ дусларым бик күп, әле жәй аенда Данир Сабиров үзенең өр - яңа концерт программасына дәшкән иде, үзем баш тарттым, булдыра алмадым. Ләкин киләчәктә бергә эшләргә насыйп булыр. Иҗатташ дусларымның иң якыннары Ришат Фазлыйәхмәтов, Эльвира Хамматова, Алинә Сафиуллина, Чулпан Юсупова һәм башкалар.
7. Дуслар дигәннән, әгәр шундый мөмкинлек булса, акча яки дуслар дисәләр, син кайсын сайлар идең?
- Акча ул беркөнлек, дуслык гомерлек! Хәзерге заманда, хәзерге гасырда чын дустым - минем гаиләм, тормыш иптәшем Наиләм! Аңа рэхмәтләр, ул минем терәгем, ышанычым, бар дөньям! Һәм сабыем, кызым, Ралиям!Алар минем җир шарым!
8. Раиль, байлыкка кызыгасыңмы?
- Байлыкка кызыкмыйм, кызыкмадым да! Байлык ул әти - әнием, абыем иде, кызганычка каршы алар бу дөньяда минем белән юк, алар минем өчен сөенәләрдер... Байлык ул - саулык. Ә калганы булыр, Алла Бөерса.
9. Бу концертыңа нинди үзгәрешләр керттең? Программа нидән гыйбәрәт булачак?
- Бу концертка килгәндә бик күп үзгәрешләр керттек. Яңа җырлар, юмор, барысы да яңа булачак! Дуэтлар , бар да югары дәрәжәдә булачак!
Теләкләремә килгәндә, барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим, яңа ел бәхетләр генә алып килсен! Бергә булыйк, бердәм булыйк!
Автор Гөлчәчәк Газизова.
Нет комментариев