Олеся Караганова: " Бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик, битараф булмыйк"
Агымдагы елның февраль аенда район үзәгендә кулланышта булган кием-салым һәм аяк киемнәре җыю оештырылып, июль аенда ачылган “Киемне бушлай бирәм” пункты бүгенге көндә унышлы тамыр җәя.
Киемне күпләп алып килүчеләр һәм алып китүчеләр биредә өзелеп тормый. “Акция рәвешендә генә башланган эш шулай колач җәяр дип күз алдына да китермәгән идем. Шәхси эшмәкәр Фәнис Сибгатуллин ярдәмендә биналы булуыбыз безгә эшләргә янәдән көч өстәде. Әлеге пункт ачылганнан соң, өч ай дәвамында биредә 500 дән артык кеше булып китте. Авыллардан да киләләр. Кульга, Анатыш, Полянка, Масловка, район үзәге халкы да бик актив. Битараф булмаучылар капчык-капчык кием-салым, аяк киеме китерәләр. Араларында балалар өчен китаплар, уенчыклар, хәтта бер дә кулланышта булмаган кием-салым да бар. Бүгенге көндә зур размерларга сорау күп. Инстаграм интернет челтәрендә әлеге пунктның @otdam_darom168_rs аккаунтын ясадык. Алып килгән әйберләрне фотога төшереп анда урнаштырабыз. Шулай халык белән хәбәрдар торабыз”,-дип сөйләде әлеге пунктның оештыручысы Олеся Караганова.
Балык Бистәсе Ленин урамы 81 нче йорт буенча урнашкан әлеге пункт дүшәмбедән җомгага кадәр ачык. Биредә сәгать 10.00 дән 14.00 гә кадәр сигез волонтерның берсе чиратлашып дежур тора. Бу вакыт аралыгыннан тыш та килеп кирәк-ярак алып китәргә, яки калдырырга була. Әлеге пункт шулай ук Казан шәһәрендәге өч фонд белән хезмәттәшлек итә.
“Шактый гына әйберләрне атна саен ул фондлардан алып кайтабыз. Әлеге фондларда булган акцияләр турында инстаграм битләре аша халыкка җиткереп торырга тырышабыз. Күптән түгел генә өч райондашыбыз әлеге акция ярдәмендә азык-төлек җыелмасына һәм хат аша сорап язган кирәк-яракларга ия булдылар. Актив булырга, андый чараларда катнашырга чакырам. Район үзәгенә килеп кием алырга кыенсынган кешеләр Казан шәһәрендәге әлеге фондларга барып кирәк-ярак алып кайта алалар.

Бары үзең белән паспортың булу кирәк. Безгә ярдәм күрсәтүче балыкбистәлеләренә, волонтерларга рәхмәт сүзләре җиткерәм. Без Казан хәйрия фондларыннан әйберләр алып кайтырга ярдәм итүче автоволонтерларга бик мохтаҗбыз”, - дип әйтеп узды пунктның оештыручысы.
- Пункт ачылганнан соң волонтер булып мин дә ярдәм итәргә булдым. Атнага бер, яки ике тапкыр чиратлашып кизү торабыз. Моннан тыш әйберләрне кабул итәбез, аларны урнаштырабыз, килгән кешегә кирәк-яракны сайлап алырга булышабыз. Шулай ук күпме кеше килгән, күпме кеше әйбер алган, яки алып килгән турындагы мәгълүматны дәфтәргә теркәп барабыз.
Мәсәлән, 26 октябрь көнне 12 кеше үзенә кирәк-ярак тапкан. Биш кеше алып килгән. Икенче көнне алты кеше алып килгән, унбише алып киткән. Төрлечә була. Араларында өлкәннәр, яшьләр, күп балалалы аналар бар”,- дип сөйләде волонтерларның берсе пенсионер Татьяна Потапова. Анатыш авылыннан өлкән яшьтәге Элля Лобанова оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Бирегә еш йөрим. Үземә һәм оныкларыма кием-салым алып китәм. Менә үземә яхшы хәлдә кышкы пальто, оныкка аяк киеме һәм күлмәк сайладым. Бүген беренче тапкыр үземнең шапкаларымны алып килдем әле. Бәлки берәрсенә ярап куяр”, - диде ул. “Кулланышта булмаган өр-яңа яки бер-ике тапкыр киелгән кием-салым, аяк киеме һәркемдә бар инде ул. Мин шәхсән артык әйберләрне саклап тотарга яратмыйм. Кулланышта булсын, кемгәдер файда китерсен дим. Үзебездән артканын балалар приютына тапшырып торам. Ә менә район үзәгендә дә кием-салым җыю пункты ачылганны ишеткәч, сөенеп куйдым. Хәзер бирегә дә алып киләм”, - дип сүзгә кушылды монда килүче икенче ханым.
“Әлеге пунктны ачу яхшы гамәл, дип саныйм. Кием-салымны үзем дә алып киләм, анда яраклы кием очратсам үземә дә алам. Кайдадыр шкаф киштәләрендә тузан җыеп ятканчы, кулланышта булуы яхшырак. Бәлки ул кием кемгәдер бик кирәктер. Арабызда мохтаҗлар да бар бит”, - диде тагын берсе.
-Әлеге пункт эшләү дәверендә балыкбистәлеләр арасында ярдәм кулы сузучылар шактый булуы сөендерде. Бер-беребезгә ярдәмләшеп яшик, битараф булмыйк, - дип изге теләкләрен җиткерде Олеся Караганова.
Гөлназ Зарипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia