Балык Бистәсенең горурланып хәтер яңартырлык үткәне бар. Узган атнаны районның 95 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәм кичәсендә аның бай тарихы барланды. Нинди җирләр, илләр гизеп кайда гына йөрсәң дә, кем генә булсаң да, туган як күңелгә иң якыны һәм кадерлесе. Шуңа да халкым торган җирен – көмешкә, туган җирен алтынга тиңләгән.
Мәдәният йортындагы бәйрәм кичәсе алып баручылар Гөлия Кәримуллина белән Илшат Кәримуллинның әнә шундый сүзләре белән башланды. Чыннан да, туган җир барыбыз өчен газиз, җанга якын. Илгә-көнгә танылган олуг шәхесләре белән хаклы горурлана Балык Бистәсе. Фойеда урнаштырылган тарихи күргәзмәләр, бүгенге казанышлар сурәтләнгән фотоконкурслар белән танышкач янәдән моңа бер инанасың. Концерт башланыр алдыннан экранда районыбызның тарихи мизгелләре, сәхнәдә сугышка кадәрге, аннан соңгы елларны чагылдырган театральләштерелгән тамашалар да юбилей елына нинди авырлыкларны җиңеп килүебезне чагылдырды.
Тантаналы кичәне ачып җибәргән район башлыгы Илдар Таҗетдинов үз чыгышында балыкбистәлеләрне бәйрәм белән котлады, хезмәтләре белән район икътисадына зур өлеш керткән җитәкчеләрне атап узды.
Бүләкләү өчен сәхнәгә алдынгылар күтәрелде. Үзләрен тулы хокуклы Россия гражданины итеп таныган укучыларга тәүге мәртәбә паспорт тапшырылды. Сугыш елларын күргән, аннан соңгы авыр елларда авыл хуҗалыгын торгызуда башкалар белән бергә иңгә-иң торып эшләгән тыл хезмәтчәне Күгәрчен авылыннан 94 яшьлек Саймә апага рәхмәт йөзеннән истәлек бүләге, чәчәк бәйләме тапшырылды.
Районыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт программасы исә һәркем күңеленә хуш килерлек иде. Һәрбер җыр, һәр чыгыш тамашачыларның көчле алкышлары белән кабул ителде. Үзебезнеке, күп җырлар авторы, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вазыйх Фатыйховның дистәләрчә еллар районыбыз гимнына әверелгән “Балык Бистәм – туган ягым” җырына аһәңдәш булып иҗат ителгән яңа җырының артистларыбыз тарафыннан тәкъдим ителүе дә бәйрәмгә асыл бизәген өстәде.
(тулысынча газетадан укый аласыз)
Фәрвәз Каюмова
Нет комментариев