Кече үлчәмле суднолар навигациясенеж кайчан йцри башлаулары билгеле
Татарстанда кече суднолар навигациясе 25 апрельдә башланып, 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Кечкенә елгаларда язгы ташу суларының кимү процессы, сусаклагычлардагы кебек үк, төгәлләнү этабында. Судно йөртүчеләргә шуны истә тотарга кирәк: кар сулары белән бергә сулыкларга бүрәнәләр һәм башка куркыныч объектлар да агып килде», - дип сөйләде Регина Гаязова.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/v-gims-nazvali-datu-nacala-navigacii-malomernyx-sudov-5922604?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2Fda612cf4-7a06-5501-85e6-9359aa5f50f1
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia