Казан кешесе  ялган килешүләр төзеп Төркиягә законсыз рәвештә 60 миллион сум акча күчергән
Җәмгыять

Казан кешесе ялган килешүләр төзеп Төркиягә законсыз рәвештә 60 миллион сум акча күчергән

Татарстан таможня хезмәткәрләре Казанда яшәүче 50 яшьлек ир-атка карата чит илгә законсыз рәвештә акча алып чыккан өчен җинаять эше кузгатты.

Таможня матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, ир-ат Төркиягә законсыз рәвештә 60 миллион сумга якын акча җибәргән.

Казан кешесе төрек фирмалары белән ялган килешүләр төзегән һәм үзенең эш бирүчеләре – Казан һәм Ульяновск компанияләре директорларының ялган электрон имзаларын куйган. Шул рәвешле, ул Төркия банкларына 60 миллион сумнан артык акча җибәргән. Килешүләрдә күрсәтелгән барлык очракларда да товар Россиягә кермәгән.

Хәзер ир-атка карата ялган документлар кулланып валюта операцияләре башкарган өчен дүрт җинаять эше кузгатылган.

«Бүгенгесе көндә без законсыз валюта операцияләренең шартларын тикшерәбез, әлеге җинаятькә катнашы булган затларны билгелибез.», - дип белдерде Татарстан таможнясының бүлек башлыгы Амиран Газаев.

 


Нет комментариев