Ит фаршы белән бәрәңгедән кыстыбый пешерәбез
Җәмгыять

Ит фаршы белән бәрәңгедән кыстыбый пешерәбез

Камыр ясау: 1,5 стакан җылымса сөткә аз гына тоз салып каты булмаган камыр басасы, бу камырдан 14 кыстыбый чыга. Җәйгән түгәрәкләрне, кызган табага 2 аш кашыгы сыек май салып, ике ягын пешереп аласы. Эчлеге: бәрәңгене тозлы суда пешереп төясе. Аңа пешкән суганлы ит фаршы, 2 аш кашыгы зәйтүн (оливковый) майонезы,...

Камыр ясау: 1,5 стакан җылымса сөткә аз гына тоз салып каты булмаган камыр басасы, бу камырдан 14 кыстыбый чыга. Җәйгән түгәрәкләрне, кызган табага 2 аш кашыгы сыек май салып, ике ягын пешереп аласы.

Эчлеге: бәрәңгене тозлы суда пешереп төясе. Аңа пешкән суганлы ит фаршы, 2 аш кашыгы зәйтүн (оливковый) майонезы, аз гына сыер мае, җылымса сөт салып болгатасы һәм пешкән камырга салып төреп куясы.

фото http://www.tulachi.ru/tt/the-news-tat/item/10599-it-farshyi-bel%D3%99n-b%D3%99r%D3%99%D2%A3ged%D3%99n-kyistyibyiy-pesher%D3%99bez.html


Нет комментариев